Татарско-Шатрашанская сельская библиотека - филиал № 24

Проект «Авыл яши – Деревня живет»

 

Проект «Авыл яши – Деревня живет»
Авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакларның берсе булып умартачылык тора. Умартачылык продукциясе халык өчен бик зур әһәмияткә ия булып тора.Тармакның төп продукты-бу бал.Ул файдалы туклану продукт булып санала.Аны халыкта профилактика һәм авыруларны дәвалау өчен кулланалар.Шулай ук,бал фармацевтика өлкәсендә дә зур роль уйный.Тагын умартачылыкның бер иң мөһим продукты-ул балавыз.Ул радиотехника,металлургия,автомобиль һәм химия өлкәсендә кулланыла.Ә прополис лак,башка төрле катнашмалар һәм буяулар ясау өчен,тагын аны табиблар,ветеринарлар куллана.Шулай ук мединада,косметологиядә файдаланалар.Ул иммунитетны ныгыта,тамыр авыруларын дәвалый,тәнне тарттыра ,яшәртә.
Сезнең игътибарга, "Авыл яши" проекты кысаларында "Авылым уңганннары" дип аталган чара тәкъдим ителә.
Умартачылар – ул бал кортларына охшаган уңган халык. Алар тырыш, әмма бик тыйнак.
Безнең Татар Шатаршаны авылы да элек- электән умартачылак белән дан тоткан. Махмутовлар, Низамовлар, Халиулловлар, Алимбиковларның хуш исле баллары тирә якта яхшы таныш. Буген шул гаиләләрнең кайберсе белән сезне дә таныштырып китәсем килә.
Таныштыруны Халиуллов Юсып абый хуҗалыгыннан башлыйсым килә.Юсып абыйның әнисе Гелминур апа озак еллар советлар чорында ук колхозда умарта караган. Бал кортларына булган якынлык хисен ул балаларына да биргән. Гелминур апанын эшен хәзергесе көнне улы Юсып абый дәвам итә. Армия сафларыннан кайтып матур гына гаилә корып җибәреп, җиң сызганып, ул эшкә керешә. Бер карашка бу җиңел хезмәт кебек, ләкин асылына тешенгәч моның шулай түгел икәнлеген аңлыйсың.“Күпчелек халык, балны өстәл түренә бәллүр касәләрдә китереп куйгач кына, тәмле әйбер, дип фикер йөртә. Чыннан да, бал табынга килеп ирешкәнче күпме тир түгә умартачы?! Умартачылык белән шөгыльләнеп карамаган кеше белми шул. Минем әнием дә гомер буена умартачы булды, бик таләпчән һәм пөхтә кеше иде. Иртәнге сәгать 3-4тә умарталар янында булыр иде. Әнинең умартачылыкта даны шулкадәр шәп иде, шәһәрләрдән кешеләр әнигә балга савытларын алдан китереп куялар иде, бал аертуын һәрчак көтеп алдылар” - ди Юсып абый.
Таныштыруны икенче умартачы- Алимбиков Фәрит абый белән дәвам итәсем килә. Фәрит абый армия сафларыннан кайткач гаилә корып Ульяновск шәһәренә китә, ләкин шәһәр тормышы аныкы түгеллеген тиз аңлый, туган- үскән йорты, җире кире тарта. 90 нчы елларда ул туган авылына кайтып төпләнә, озак еллар колхозда хезмәт куя. Колхоз беткәч урмаралык белән шөгылҗләнә башлый. Бугенгесе көндә Фәрит абыйның балы үзенең яхшы сыйфаты белән тирә якта дан тотта. “Умартачылык өлкәсендә эшләү бик зур сабырлык сорый, бу өлкәдә кеше үз ихтыяры белән генә эшли ала. Хзерге вакытта бик күп “ фальсификат”, ул умартачыларның бәясен төшерә. Әлбәттә, фальсификат балга карата ныклы көрәш алып бару – бик әһәмиятле . Андый сыйфатсыз балчылык продуктлары артуы да базарда хаклар арзанаюга илтә бит! Умарталыкларны саклап калабыз һәм күбәйтәбез дисәк, басуларны химик препаратлар белән эшкәрткәндә 1 һәм 2нче класслы, аеруча хәвефле матдәләрдән торганнарын киметергә яки бөтенләй аларны кулланмаска кирәк диеп уйлыйм. Аларны биологик препаратлар белән дә алмаштырып булса, экологиягә дә уңай тәэсир булачак”- ди Фәрит абый.
Балның файдалы ашамлык икәнен халыкка аңлату эшләрен дә алып бару зарур.
Үзегезгә файдалы ,кызыклы хезмәт белән шөгыльләнәсегез килсә,умартачылык дөньясына рәхим итегез!Бал белән сәламәт булыгыз!
“Бал-җитмеш төрле авырудан дәва “ дип юкка гына әйтмәгәннэр безнең бабаларыбыз.
#авыляши #деревняживет
#ТатарскоШатрашанскаясельскаябиблиотека