"Матурлык һәм батырлык җырчысы" - якташыбыз фронтовик шагыйрь Зәки Нуриның тууына 95 ел. Кичә.
10 декабрь көнне Яңа Кәкерле авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә якташыбыз фронтовик шагыйрь Зәки Нуриның тууына 95 ел тулу уңаеннан әдәби музыкаль кичә үткәрде. Кичәне укытучы Насибуллина Гелиня З.Нурига багышлап үзе иҗат иткән шигыре белән башлап җибәрде.Укучылар шагыйрьнең биографиясен сөйләп, кайбер яңа мәгълүматлар белән таныштырдылар.Шагыйрьнең "Еллар һәм юллар" китабы буенча шигьри сәяхәт үткәрелде.7 нче сыйныф укучылары әдипнең "Үлгәннәр дә үч алды" китабыннан өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр.Кичә шагыйрьнең "Яныңа үзем барам", "Җилләр иссәләр...", "Килерсең әле килерсең" һәм "Туган як көе" җырлары белән үрелеп барды.