Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

Әңгәмә “Пәйгамбәрләр эзенә тамды яшләрем”

Ислам дине - безнең борынгы әби- бабайларыбызның дине. Ул безгә моннан бик күп еллар элек иңдерелгән.

Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Югары Әлморза авыл китапханәсе “Пәйгамбәрләр эзенә тамды яшләрем”дигән китап күргәзмәсе  оештырды hәм күргәзмәдәге китапларның эчтәлекләре белән кыскача танышу булды. Авылыбызның Имамы исламның килеп чыгышы hәм тарихы турында сөйләде. Бүгенге чара бик матур булды.