Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр
Сәфәргә күтәренке күңел белән чыктым, шундый ук шатлыклы вә көләч йөз белән кайтып та кердем. "Шүрәле" поэмасында сурәтләнгән Кырлай авылына беренче баруым бит! Минем өчен нинди зур бәйрәм ул - аның туган җиренә, аның "балачак бәхете" булган авылына сәяхәт. Сәяхәттән алган тәэсирләр күңелләребездә озак сакланыр. Киләчәктә дә мондый сәяхәтләр еш булсын!Оештыручыларга ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телибез.