Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңа ел тамашасы "Төкле аягың белән,Яңа ел!"

     Бәйрәмебезгә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биеп күрсәттеләр. Яңа ел кичәсен тамашачылар катнашындагы кызыклы уеннар бигрәк тә күңелле итте.

     Кичә матур шигырьләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребезнең баянга кушылып моңлы итеп җырлавы тамашабызны тагын да ямьләндерде.

    Кичә буенча "Яңа елга китап белән!", "Бәйрәмнәр имин үтсен!", "Шахматы - и игра, и спорт, и наука" исемле китап күргәзмәләре эшләде.


     Тамаша ахырында лоторея билетлары уйнатылды.