Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Илһам Шакиров турында нәфис фильм...

Казанбаш авылында мәшһүр җырчы Илһам Шакиров турында нәфис фильм төшерүдәге күмәк съемкаларда мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты.
Фильм өч сериядән торачак. Сериал «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе тарафыннан Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен һәм Татарстан халыклары вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия һәм ТНВ каналы ярдәмендә төшерелә. Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган.
Фильмның сценарий авторы – язучы Рөстәм Галиуллин.
Илһам Шакиров ролендә Чаллы театры артисты Марсель Мөсәвиров. Марсель - Башкортстанның Шаран районы Ямадыбаш авылы егете. Октябрьский музыкаль училищесын, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. Г. Камал исемендәге театрда, Туймазы татар театрында эшләгән. 2020 елдан – Чаллы театрында. Сәхнә сөйкемлелегенә ия актер. Бик матур җырлый, ачык, сөйкемле егет. Ул чыннан да Илһам Шакировка охшаган.