Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

Встреча с детьми войны «Сугыш урлаган балачак»

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан китапханәбездә Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Якты-Көн авылы клубы мөдире белән берлектә "Сугыш урлаган балачак" диеп аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Бүгенге көннең кунаклары- сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз булдылар. Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит...
Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле…
Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит. Сынаган аларны бу дөнья! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырмаган, шөкер бу дөнья! Ә бит сындырырдай итеп сынаган…
Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп яши. Рәхмәт сезгә, килгән кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисе килә. Тагын күп еллар безне дә, якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!