Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Милли бизәк- татарлыгым билгесе" кичә.

 13 октябрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында "Милли бизәк- татарлыгым билгесе" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә халкыбызның милли киемнәре - калфак, түбәтәй, читек, камзул, күлмәкләр турында сөйләнде, җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Татар халкының матур биюләре куелды.  Кичәнең икенче өлешендә алдан игълан ителгән рәсем күргәзмәсенә нәтиҗә ясалды. Беренче урыннарга Ахметханова Алинә , Гайфетдинова Диана, Галиева Айзилә, Әхатова Гөлдәнияләрнең эшләре лаек булды. Ә  "Иң үзенчәлекле рәсем"дип  Галимзянов Илфарның эше бәяләнде. Конкурста катнашкан 20 бала дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чараның спонсоры Ахметов Вәсил булды.