"Милли бизәк- татарлыгым билгесе" кичә.
13 октябрь көнне Явлаштау авыл мәдәният йортында "Милли бизәк- татарлыгым билгесе" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә халкыбызның милли киемнәре - калфак, түбәтәй, читек, камзул, күлмәкләр турында сөйләнде, җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Татар халкының матур биюләре куелды. Кичәнең икенче өлешендә алдан игълан ителгән рәсем күргәзмәсенә нәтиҗә ясалды. Беренче урыннарга Ахметханова Алинә , Гайфетдинова Диана, Галиева Айзилә, Әхатова Гөлдәнияләрнең эшләре лаек булды. Ә "Иң үзенчәлекле рәсем"дип Галимзянов Илфарның эше бәяләнде. Конкурста катнашкан 20 бала дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чараның спонсоры Ахметов Вәсил булды.