Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Килен төшерү йоласы

 6 август конне Явлаштау авыл җирлегендә татар хатын-кызларының ”Ак калфак” җәмәгать оешмасы семинары үтте.  Явлаштау авылында үткән чарада ботендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак»  оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы, күрше районнардан кунаклар, Саба үзәк китапханә җитәкчесе Ләйсән Рәкыйп кызы, район җирлекләреннән китапханә модирләре катнашты. Чара “Саба яшьләре коне” программасы кысаларында  үткәрелде. Бәйрәм Габделнур Җәлилов исемендәге урамда үтте. Кыз бирү йоласы Фәйзерахманов Искәндәр йортында күрсәтелде. Килен тошерү йоласын күрсәтү очен  Фәйзерахманов Наил  йорты билгеләнде. Туйга елгыр пешерү буенча мастер- классны Илсияр Гыйльметдинова күрсәтте.  Матур, җитез егетләр, кызлар төркеме урамнарны ямьләндерде. Матур йолаларны күрсәткәннән соң, кунаклар килен токмачы белән сыйландылар.