Познавательное мероприятие "Секреты вышивки"
Каких только видов рукоделия нет у татарского народа! А самое красивое из них – вышивка. Существует очень много видов вышивки: вышивка платков, полотенец, покрывал, наволочек. Работники Евлаштауской сельской библиотеки и дома культуры вместе с посетительницами клубного объединения «Ак калфак», которые занимаются именно таким рукоделием, провели познавательное мероприятие для детей — участников проекта «Ура, Авылга!».
На сегодняшнее мероприятие они принесли свои изделия и поделились секретами вышивки. Организаторы также провели живую беседу об исконных обычаях, традициях нашего народа, о национальных узорах. Особое внимание было уделено вопросам детей: мастерицы подробно ответили на все интересовавшие ребят моменты — от выбора нитей до значения каждого элемента на полотне. Спасибо «Ак калфак» за сохранение традиций и за то, что вы так интересно делитесь знаниями с подрастающим поколением!
Нинди генә кул эшләре юк татар халкында! Шуларның иң күркәме – чигү. Чигүнең бик күп төре бар: кулъяулык, сөлге, япма, мендәр тышлары чигү. Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әнә шундый кул эшләре белән шөгыльләнүче «Ак калфак» клуб берләшмәсенә йөрүче апалар белән берлектә «Ура, Авылга!» проектында катнашучы балалар өчен танып-белү чарасы үткәрделәр.
Бүгенге чарага алар үзләренең кул эшләрен алып килеп, чигү серләре белән уртаклашты. Оештыручылар халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, традицияләре, милли бизәкләр хакында мавыктыргыч һәм җанлы сөйләшү үткәрделәр. Аерым игътибар балаларның сорауларына бирелде: осталар сабыйларны кызыксындырган барлык моментларга — җепләр сайлаудан алып тукымадагы һәр элементның мәгънәсенә кадәр — җентекле итеп җавап бирделәр. «Ак калфак»ка халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаган өчен һәм үсеп килүче буын белән шундый кызыклы итеп уртаклашкан өчен рәхмәт!