Талантлы син, Саба җирем!
Явлаштау авыл китапханәчесе Мишәбаш мәдәният йортында "Ура, Авылга!" дигән матур проект кысаларында балалар өчен чын бәйрәм оештырды. "Талантлы син, Саба җирем!" дип исемләнгән әлеге очрашу кичәсендә якташ язучыларыбыз — Миннегөл Манихова белән Илмира Гимаевалар кунакта булды.
Балалар язучыларның күңелле шигырьләрен сөйләп, матур җырларын башкарды, кызыклы сораулар бирделәр. Ә язучылар үзләре иҗат серләре, китаплары турында сөйләп, балаларның сорауларына җавап бирделәр. Кичәдә шулай ук Саба районыбыздан чыккан башка язучылар белән дә таныштырылды, ә "Якташ язучылар" исемле күргәзмә китап сөючеләрне үзенә тартып торды.
Чыннан да, бу очрашу балаларның дөньяга карашын киңәйтте, язучыларга карата хөрмәт уятты, һәм иң мөһиме — аларның үз талантларын ачуга этәргеч бирде. Саба җиребез талантларга бай, бу тагын бер кат исбатланды!