Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

“Корбан гаете: изгелек, мәрхәмәт һәм бердәмлек бәйрәме!”

Бүген Мишәбаш авылында мәчет, мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән бергәләп балалар өчен  “Корбан гаете: изгелек, мәрхәмәт һәм бердәмлек бәйрәме!” үткәрелде.

Чара балаларда Ислам диненә, Ислам дине бәйрәмнәренә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү максатыннан үткәрелде.

Бәйрәмгә җыелучыларны авылыбызның имамы Алмаз хәзрәт Гафиятов сәламләп, котлау сүзләре җиткерде.

–       Ихлас күңелдән һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм. Исән-сау булып, алга таба да милләтебез, динебез белән горурланып яшәргә язсын. Бүген иртән мәчетебездә Корбан-гает намазы укылды. Изге ниятләр, изгелекле гамәлләр кабул булсын, – диде ул.

Аннары Алмаз хәзрәт Корбан бәйрәме турында аңлатып, мөрәҗәгатьләрендә бердәмлек, тынычлык темаларының мөһимлеген ассызыклады.

Балалар Коръән сурәләре укыды, Алмаз хәзрәт һәммәсен дә игътибар белән тыңлап, балаларга бүләкләр тапшырды. Кызлар һәм малайлар эстафета уеннарында, капчык киеп йөгерү, зур галош киеп йөгерү, “Бәрәңге утырту”, “Гөлбану” һәм башка төр уеннарда осталыкларын күрсәтте.

Бәйрәм кунаклары өчен Тәлгать Гафиятов казанда пылау пешерде, Мөдәрис Минһаҗев тәмле самавыр чәе һәм коймак әзерләде.

Бәйрәмне әзерләү һәм үткәрүдә өлеше кергән һәммә кешегә дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.