Төсле бәйрәм
1 май бәйрәме уңаеннан Явлаштау авыл китапханәчесе авылдашлар белән «Төсле бәйрәм» үткәрде. Чара башында балалар илебездә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Алдан хәбәр ителгән өлкәннәр балаларга тәм-том һәм буялган йомырка өләштеләр, тәмле чәй белән сыйладылар. Китапханәче балалар белән бергә авылдашларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Бу көнне авылда шатлык һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөрде.Балалар бәйрәмгә бик сөенделәр. Балалар белән «Тылсымлы туп», «Табышмакны әйт», «Кем тизрәк?», «Ничек яшисең?», «Иң яхшы биюче» кебек төрле бәйге һәм уеннар оештырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.