Читаем Тукая вместе
#ТукайныБергәләпУкыйбыз#ЧитаемТукаяВместе
#сабакитапханәсе
#сабакитапукый
#Явлаштауавылкитапханәсе
«Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты эшен дәвам итә!
Явлаштау авыл китапханәчесе Мишәбаш мәдәният йортында яшь китап укучылар белән бергә Габдулла Тукайның «Милли моңнар» шигырен укыдылар.
Шигырьнең язылу тарихы турында М.Гали болай дип яза: «Көннәрнең берсендә Тукай, «Болгар» номерларында үз бүлмәсендә утырганда, бик матур бер җыр тавышы ишетә. Үзенең халык җырларына һәм халык көйләренә булган зур мәхәббәте аркасында ул чыдый алмый, коридорга чыга. Җыр тавышы тагын да якынрак һәм тагын да ачыграк ишетелә. Ирексез, ул шул тавыш килгән якка китә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй булганлыктан, Тукай бу көйнең нинди көй булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм, аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып, бүлмә эченнән килә торган җыр тавышын тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга һәм кроватьта ятып моңлы калын тавыш белән «Әллүки» көенә җырлаучы кеше дә Тукайның иң яраткан җырчысы — шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай бик җитди кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә:
— Әйт, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең бу җырың минем аяк буыннарыма китте, — ди.
Сәгыйть, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән: ,
— Нигә, белмисеңмени, «Әллүки» ич, — ди.
Шуннан соң Тукай үзенең «Милли моңнар» шигырен язып, аны Сәгыйтьтән «Әллүки» көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки «Зиләйлүк» көенә салып җырлап йөри» (Гали М. Тукай — җырчы һәм җыр-музыка сөюче // Совет әдәбияты. 1943. № 4. 37 б.). Чыганак: gabdullatukay.ru/works/poem...