Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Яшик әле яшьлек илләрендә

"Канәфер" фольклор коллективының 30 еллык юбилей бәйрәмендә Саба районы мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидаиль улы Заһидуллин коллективның тарихы, уңышлары турында чыгыш ясады. Һәммәсенә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Коллективны бәйрәм белән котларга Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче ресурс үзәге директор урынбасары Гөлназ Латыйпова мәдәният министры Ирада Әюпованың Рәхмәт хатын, методист Миләүшә Насибуллина ресурс үзәк директоры Алсу Мифтахованың Котлау хатын тапшырдылар. «Канәфер» леләрне котларга күрше төбәкләрдән дә ансамбльләр килгән иде. Чараны Хәниф Тимербаев алып барды.