"Тукайның серле дөньясы"н өйрәнү дәвам итә
27 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсе китапханәчесе «Ромашка» балалар бакчасы балалары өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Тукайның серле дөньясы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать оештырды.
Балалар әкият һәм шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар, шагыйрьнең әсәрләрендәге геройлар булып киенделәр. «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Карлыгач», "Шүрәле" кебек танылган шигырьләре сәхнәләштерелде.
Китапханәче Шүрәле образына кереп, Тукай шигырьләрен сөйләүдә катнашкан балаларга рәхмәт хатлары тапшырды, шулай ук «Тукай әсәрләрен беләсезме?» дигән викторина үткәрде.