Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Татарча диктант

В честь 140-летия Тукая, 24 апреля Евлаштауская сельская библиотека присоединилась к акции «Татарча диктант». Цель акции «Татарча диктант» — сохранение и популяризация татарского языка, повышение грамотности и мотивации к его изучению среди широких слоёв населения, а также укрепление национальной идентичности татарского народа.

Среди участников были члены объединений «Ак калфак» и «Канәфер». Участники акции сначала написали стихотворение «Туган тел» («Родной язык»), а затем произведение поэта «Бәхет» («Счастье»). Пишущим диктант были вручены благодарственные письма. Участники, восхищаясь богатством и красотой родного языка, ещё больше углубили свою любовь к творчеству великого поэта.

Татарский народ никогда не забудет Тукая!

24 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Бу мәртәбәле чараның төп максаты – татар телебезне саклау һәм аны популярлаштыру, дөрес язу күнекмәләрен ныгыту, туган телгә карата кызыксыну уяту, халкыбызның үткәнен барлап, киләчәккә ныклы ышаныч тудыру.

Акциядә катнашучылар арасында «Ак калфак» һәм «Канәфер» берләшмәләренең әгъзалары да бар иде. Чара барышында алар башта Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен, аннары шагыйрьнең «Бәхет» әсәрен яздылар. Диктант язучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Катнашучыларда туган телебезнең байлыгына һәм матурлыгына соклану, бөек шагыйребезнең иҗатына карата мәхәббәт хисләре тагын да тирәнәйгәндер.

Татар халкы Тукаен һичкайчан онытмас!