Квиз-уен "Мин кулыма китап алам"
Явлаштау авыл китапханәчесе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Мин кулыма китап алам» дип исемләнгән интеллектуаль квиз-уен үткәрде. Уенда Явлаштау урта мәктәбенең 6–8 сыйныф укучыларыннан ике команда катнашты.
Уен биш өлештән торды:
-
«Балачак хатирәләре»,
-
«Тукай әсәрләреннән»,
-
«Кызыклы фактлар»,
-
«Танып – бел»,
-
«Әйтелмәгән мәхәббәт».
Балалар шагыйрьнең биографиясен һәм иҗатын белүләрен күрсәттеләр, шулай ук командада эшли белү сәләтен дә исбатладылар. Интеллектуаль квиз-уен эрудицияне тикшерү генә түгел, ә әдәбият һәм тарих сөючеләр өчен чын бәйрәм булды.