Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Тукайның серле дөньясы

24 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсе, Мишәбаш мәдәният йорты һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, «Тюльпан» балалар бакчасы белән берлектә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Тукайның серле дөньясы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать оештырдылар.

Балалар әкият һәм шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар, шагыйрьнең әсәрләрендәге геройлар булып киенделәр. «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Кәҗә белән сарык» кебек танылган шигырьләре сәхнәләштерелде.

Китапханәче Тукай шигырьләрен сөйләүдә катнашкан балаларга рәхмәт хатлары тапшырды, шулай ук «Тукай әсәрләрен беләсезме?» дигән викторина үткәрде.