Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Хуш киләсең иске Яңа ел!"җырлы- биюле программа

  Иске стиль буенча 13 январь көнне яңа ел каршылауны бәйрәм итү халкыбызның гадәткә кергән матур бәйрәме ул. Бизәлгән чыршылар да ул көнгә кадәр сүтелми. Шушы матур традициягә тугры калып 13 январь көнне “Хуш киләсең иске яңа ел!”дип исемләнгән уен- кичә үткәрелде. Җырлы- биюле, хәрәкәтле уеннарга бай булды кичә. Кыш бабайга сөйләгән шигырьләр, аның кулыннан алган бүләкләр балалык елларын искә төшерде,күңелле хатирәләрне яңартты.