Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Милли бизәкләребезнең төсләре җуелмасын"

2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә “Милли бизәкләребезнең төсләре җуелмасын” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә милли бизәкләр, аларны эшләү алымнары турындагы китаплар, журналлар урын алды. Шулай ук милли бизәкләребезне төшереп чигелгән алъяпкычлар, яулыклар да күргәзмәне бизәде. Күргәзмә белән танышучылар өчен милли бизәкләребезне ясарга өйрәтү максатыннан “Түгәрәк уен” журналындагы “Халкымның оста куллары” сәхифәсендәге рәсемнәрне буяу мөмкинлеге тудырылды.