Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Әниләрдән калган ядкәрләр"

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Шуңа күрә без барыбыз да халкыбызның бүгенгесн, үткәнен белергә тиеш. Шушы мөмкинлекне тормышка ашыручы музейларыбыз булганда без үткәнебезне онытмабыз. Безнең авылыбыз музеенда бик күп экспонатлар саклана. Анда авыл хуҗалыгында кулланылган эш кораллары, йорт кирәк- яраклары, элеккеге кием- салымнар,кулдан эшләнгән тукымалар , авылыбызның күренекле кешеләре турында язмалар, кыскасы бик күп әйберләр белән танышырга мөмкин. Балалар белән 14 сентябрь көнне “Әниләрдән калган ядкәрләр” дип исемләнгән экскурсия оештырып балаларга бик күп мәгълүмат бирелде. Җон җегерләү буенча мастер- класс күрсәтелде, балаларның бик күп сорауларына җаваплар бирелде.