"Беслан фаҗигасе онытылмый! хәтер сәгате
Уку елының беренче көне . Дөньяда меңәрләгән бала матур киенеп, укытучыларга бирергә дигән чәчәкләрен тотып, матур уй, теләкләр белән бәйрәм тантанасына ашыга. 1 сентябрь өч ай күрмәгән дуслар белән очрашу, аралашу, яңалыклар сөйләшү көне дә булып тора. Шушы матур көнне кайгы, күз яшьләренә әйләндергән Беслан фаҗигасы 18 елдан бирле хәтердән китми. 3 сентябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Мир помнитьБеслана” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырылды. Шушы фаҗиганы үзе кичергән Санита Сабанова сөйләгәннәрне укыдык, Тынычлык күгәрченнәре ясап, күгәрченнәр артына балалар үзләренең теләкләрен яздылар.