Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Минем яраткан героем"

   Һәр халык үз хыялын, үз өметен әкияткә салган. Әкиятләрдә сүрәтләнә торган могҗизалар, серле- тылсымлы хәлләр чыннан да булган, яки киләчәктә булачак. Әкият ул баланың зиһенен, хәтерен үстерер, телен ачтырыр өчен, әйләнә- тирәне күзәтә белер өчен борынгы әби- бабаларыбыз  уйлап чыгарган могҗиза. Китапханәдә әкият китаплары иң күп укыла торган китаплар булып тора.Шуны тагын бер кат раслау өчен  балалар белән”Минем яраткан героем” дип исемләнгән асфальтта  рәсем конкурсы уздырылды.Балалар укыган әкият китапларыннан  яраткан геройларны рәсемгә төшерделәр. Әкият геройларының республика көне уңаеннан бәйрәм итүләре аеруча тәъсирле булды. Чөнки ясалган  һәр әкият героеның кулында Татарстан флагы җилферди иде. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр бирелде.