Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Үлемсез исемнәр" китап күргәзмәсе

25 август көнне  Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтерелүенә 78 ел булды. Шушы фаҗигале көн Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту көне  булып тора. Башлары гильотина пычагы астында салдырылган каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен да кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары. Алар, иң беренче чиратта – безнең, татар халкының горурлыгы. Шуны китап укучыларга җиткерү мксатыннан 24 август көнне китапханәдә “Үлемсез исемнәр” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә М. Җәлилнең китаплары, аның турында язылган китаплар,  газета, журнал материаллары урын алды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде.