"Китап минем дустым" интеллектуаль уен
Көтеп алган җәйге каникуллар ничек озын булып тоелса да ахырына якынлашып килә. Балалар белән бик күп кенә чаралар оештырып аларның ялын дөрес итеп уздырырга тырыштык. Шушы чараларыбызда иң күп катнашкан балаларны әниләре, әбиләре белән чакырып “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Китап минем дустым” дигән интеллектуаль уен уздырылды. Һәр гаилә башваткыч чишүдә актив катнаштылар, пазл төзүдә ярыштылар, әниләр “Сөембикә” журналы белән таныштырылды, балаларга әкиятләр укылды. Очрашу чәй табыны артында җәйге күңелле хатирәләр турында сөйләшү белән дәвам итте.