Әдәби Сабантуй
Авылыбызның китап укучылары ел саен әдәби марафонда катнашып киләләр. Соңгы мәртәбә 16 китап укучы катнашты. Балалар өчен “Әдәби алан” проекты кысаларында 11 укуы дәфтәргә биремнәрне уңышлы гына эшләп барып дәфтәрләрне Саба үзәк китапханәсенә тапшырдык. Һәм без Саба Сабантуй мәйданында уздырылган Дөнькүләм Әдәби Сабантуйда катнашу мөмкинлегенә ия булдык. Бик зур әзерлек белән оештырылган чарада катнашып язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез белән аралашу, төрле уеннарда катнашып үзеңне сынау, тәмле ризыклар белән сыйлану мөкинлеге тудырылган иде. Әдәби марафонның иң өлкән яшьтәге катнашучысы өчен күренекле язучылар кулыннан бүләк алу күңелле бәйрәмне тагын ямьләде. Катнашучылар барысы да матур тэсирләр алып, яңа мөмкинлекләр ачып, алдагы көннәргә идеяләр белән кайттылар.