"Кызыклы һәм куркынычсыз интернет" танып белү сәгате
Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. Балалар белән шул темаларга сөйләшү, аңлату максатыннан 25 август көнне “Кызыклы һәм куркынычсыз интернет” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Балалар интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белэн таныштырылды, компьютер каршында озак утыру кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында чыгыш ясалды. Балаларның бу темага фикерләре тыңланды,иң яраткан социаль челтәрләре тик- ток, ютуб булуы ачыкланды. Темага кагылышлы Д.Н.Сәфәровның “Виртуаль дөнья”китабы тәкьдим ителде. Уздырылган чара тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен фетердан социаль челтәрләр ватсап, снапчат, ютуб, лайкларның билгеләре ясатылды. Нәтиҗәдә балалар бик күп файдалы мәгьлүмат алды, үзлэрен борчыган сорауларга җаваплар тапты.