Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Эх, гүзәл син туган ягым"экскурсия

 Авылыбыз бик матур җирдә урнашкан. Биек таулары, чишмәләре, елгалары белән һәм авылыбызның тарихи урыннары белән таныштыру максатыннан 23 август көнне Явлаштау авыл китапханәсе балалар белән “Эх, гүзәл син туган ягым” дип исемләнгән экскурсия оештырды. Экскурсия бай тарихы булган мәчет яныннан башланды. “Буралы”, “Галимҗан” чишмәләренең тарихы белән танышып, аларның саф суларын эчтеләр һәм  “Яшелчә” бакчасында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, шигырьләр тыңладылар.Балалар  файдалы мәгьүматлар туплап, табигатьтә ял итеп таралыштылар.