"Юк, булмады безнең балачак" проект
Сугыш күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Бүген сугыш чорының авырлыгын үз җилкәсендә татыган , авылыбызның олы хөрмәткә лаек булган Равилә апа Халикова янында булдык. Бик күп вакыйгалар турында тыңладык. Ул китапханәнең иң актив китап укучысы. Үзенең сөйләгәннәрен укыган китаплары белән бәйләп чыгыш ясады. Балаларга үгет- нәсыйхәтләрен бирде, тәмле алма белән сыйлады.