Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Бакча нәниләре китапханәдә кунакта" балалар иртәсе

18 август көнне Явлаштау авыл китапханәсендә балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, китап белән арлашырга өйрәтү, матур әдәби  әсәрләр аша балаларны туган телендә  аралашырга, үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белергә өйрәтү максатыннан “Ромашка” балалар бакчасы балалары белән “Бакча нәниләре китапханәдә кунакта” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Матур китаплар белән танышканнан  соң балалар Аманулланың “Мактанчык әтәч” әкият- песасыннан өзек карадылар. Әкиятләр, шигырьләр тыңладылар,  соңыннан  рәсем ясадылар. Китапханәдәге иң зур һәм иң кечкенә китапны карадылар. Уздырылган чара  балалар күңеленә хуш килде дип әйтәсе килә.