"Дуслык көче" әдәби сәгать
Бүген,15 август көнне Явлаштау авыл китапханәсендә әдип Р.Мингалимнен туган көне уңаеннан "Дуслык көче" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.Шагыйрьнең шигырьләре кычкырып укылды."Кызык рәсем"шигыре буенча рәсем ясадылар, "Хаталы шигырь"нең хаталарын төзәттеләр.Өйдә укырга китаплар алдылар.