"Сагындырып искә төшә су буенда яккан учаклар"
13 август көнне Явлаштау авылында мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре мәдәнят бүлеге игьлан иткән " Җыр- биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша" дигән проект кысаларында “Сәхрәт бакчасы"нда " Сагындырып искә төшә су буенда яккан учаклар" дип исемләнгән кичке уен оештырды. " Өлкәннәр анлатканча "Сәхрәт бакчасы"на исемне сәхрә сүзенә карап биргәннәр. Шәһәрдән авылдашлар кайтуы, күрше авыллардан да кунаклар килүе уенны тагын да күнеллерәк һәм кызыклырак итте. Кичке уенда 5 гармунчы халыкны, биетте, уйнатты, җырлатты. Өлкәннәр үзләренен яшьлеклэре үткән " Сәхрәт бакчасы"н сагынуларын яшермәделәр, гармунчыларны искә алдылар, шул чордагы уеннарны, анда җырланган җырларны искә төшереп җырладылар. Бу кичтә " Кульяулык алыш", " Биш парлы", " Назалы", " Чүпләмле" һәм башка татар халкынын күнелле уеннары уйналды. Соныннан учакта пешкән бәрәнге белән сыйландылар.