Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа"китап укучылар көне

 Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Китапханәгә йөрүче, китап укырга яратучыларны 9 август китап яратучылар көне берләштерә. Шул уңайдан 9 август көнне Явлашту авыл китапхнәсендә “Китап алсаң кулыңа нур сибелер юлыңа” дип исемләнгән китап укучылар көне уздырылды. Катнашучылар үзләре яратып укыган китапларын  иптәшләренә сөйләп , аларда да кызыксыну уяттылар. Викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, табышмаклар әйтештеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең уй- кичерешләрен рәсемгә төшерделәр.