"Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа"китап укучылар көне
Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Китапханәгә йөрүче, китап укырга яратучыларны 9 август китап яратучылар көне берләштерә. Шул уңайдан 9 август көнне Явлашту авыл китапхнәсендә “Китап алсаң кулыңа нур сибелер юлыңа” дип исемләнгән китап укучылар көне уздырылды. Катнашучылар үзләре яратып укыган китапларын иптәшләренә сөйләп , аларда да кызыксыну уяттылар. Викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, табышмаклар әйтештеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең уй- кичерешләрен рәсемгә төшерделәр.