Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Туган ягым буйлап" велосәяхәт

   Август аеның икенче шимбәсе физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә. Ул безнең һәркайсыбызга да кагыла. Чөнки бөтен кеше күпмедер дәрәҗәдә физкультура белән шөгельләнә. Нәкъ шул уңайдан 8 август көнне Явлаштау авыл китапханәсе яшүсмерләр белән “Туган ягым буйлап” дип исемләнгән велосәяхәт оештырды. Сәяхәт  авылыбызның тарихы белән таныштырудан башланды. Мишә елгасы, аңа кушылучы чишмәләр турында сөйләнде. Физкультурачылар көне уңаеннан уздырылган бу чара ике юнәлешне үз эченә алды. Туган ягыбыз турында мәгълүмат тупладык һәм велосипедта йөреп физик чыныгу алдык.