Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Матурлык иленә юл" күргәзмә- икебана

Япон сәнгатендә зур урын алып торучы икебана чәчәкләргә икенче тормыш бирү дигән мәгьнәне үз эченә ала. Бу төр сәнгать бездә дә еш кулланыла. Ул уйлау, фикерләү сәләтен арттыру белән беррәттән матурлык тудырырга өйрәнү, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан эшләнә. 6 август көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Матурлык иленә юл” дигән күргәзмә- икебана эшләнде. Балаларны җәлеп итеп китапка тарту максатыннан эшләнгән бу эш үзенең тиешле нәтиҗәсен бирде. Балалар күргәзәдәге китапларны бик кызыксынып укыдылар, бирелгән биремнәрне чиштеләр. Күргәзмәдәге чәчәкләрдән карап рәсем ясадылар. Күргәзмә яшүсмерләрдә дә кызыксыну уятты.