Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Яраткан хезмәт ул- бәхет" очрашу

Авылыбызда үзенең бөтен гомерен терлекчелеккә багышлаган уңган, тырыш кешеләр бар. Алар туган якларыннан  китмичә, бөтен гомерләрен шушы эшкә багышлап уңышларга ирешкән кешеләр. Шундыйлардан Фаягөл Газизҗанованы әйтергә мөмкин. Авылдашларыбыз турында аңлату, аларның хезмәтен күрсәтү максатыннан “Яраткан хезмәт ул- бәхет” дип исемләнгән очрашу уздырылды. Фаягөл апа балаларга үзенең яратып эшләгән хезмәте, аның нечкәлекләре турында сөйләде. Эштән бушаган вакытта шөгельләнгән кул эшләре белән таныштырды. Тренер булып эшләүче улы Ильшатның уңышлары белән дә уртаклашты.