Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Укыйсы китаплар илендә" күңелле дәрес

Китапханәнең китап фонды һәрдаим яңа китаплар белән тулыланып тора. Китапханәгә кергән китап укучының да иң беренче соравы “Яңа китаплар кайттымы?”. Китап укучыларны яңа китаплар кызыксындыруы матур күренеш, ләкин элеккеге елларда кайтып, китап киштәсендә үзенең укучысын көтеп яткан китаплар да күп. Менә шул китапарны балаларга укыту максатыннан 28 июль көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Укыйсы китаплар илендә” дип исемләнгән күңелле дәрес уздырылды. Балаларга элеккеге елларда кайткан китаплар белән беррәттән яңа китаплар тәкъдим ителде. Балалар үзләренә ошаган китаплардан өзекләр укыдылар, “Непоседа” журналыннан фикерләү сәләтен үстерүче уеннар уйнадылар. Соңыннан кыстыргычлар ясадык.