"Яулыгым- йөз аклыгым" күргәзмә
Яулыкларда татар халкы язмышы чагыла. Безнең әбиләр, әниләр, апалар башларына ап- ак яулык бәйләп йөриләр. Матурлык белән беррәттән кеше сәламәтлеге өчен мөһим сыйфатларга ия булган яулыкны матур итеп ябу буенча балаларга 31 март көнне мастер- класс күрсәтелде. Мастер класс күрсәтүдә ярдәмгә Тәслимә Сабирҗанова, Айзилә Галиевалар ярдәмгә килде. Алар һәр кызга яулык бәйләргә өйрәттеләр, яулык турында шигырьләр сөйләнде, җыелган яулыкларның тарихын тыңладылар.