Мастер-класс "Каз өмәсе"
2 март көнне Кызыл Мишә авылы китапханәчесе Милли мәдәниятләр, гореф гадәтләрне саклау елы уңаеннан, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм яшь буында милли үзаң тәрбияләү максатыннан Саба сәламәтлекләре чикләнгән мәктәп – интернат укучылары өчен май канаты ясау буенча мастер –класс үткәрде. Балалар бик теләп ясаган канатларын бәйрәм белән котлап укытучы апаларына һәм әниләренә бирәбез диделәр. Мастер-класс көткәннән дә кызыклырак һәм файдалырак үтте.