Конкурс рисунков «Зимние узоры»
Зима – удивительная пора, наделённая красотой природы, волшебством праздников, зимних событий и настроений, спортивных развлечений и зимних забав. 2 января в Кзыл Мешинском сельском доме культуры прошёл конкурс рисунков «Зимние узоры». Сначала библиотекарь читала им стихи о зиме, вместе отгадывали загадки. В рамках конкурса работники сельского дома культуры предложили детям отразить в своих творческих работах отношение к зиме и к зимней поре. Все участники справились с темой конкурса и передали красоту, и свое настроение этого времени года в своих рисунках. Данный конкурс был направлен на развитие художественного мышления, воспитание в детях любви к творчеству и красоте. Все работы были достойны призового места, а ребята – большие молодцы!
Кыш – бәйрәмнәр, кышкы вакыйгалар, кышкы кәеф, күңел ачулар һәм уеннарга бай булган табигатьнең матур, тылсымлы чоры. 2 январь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында «Кышкы бизәкләр»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Башта китапханәче балаларга кыш турында шигырьләр укыды, барысы бергә табышмаклар чиштеләр. Конкурс кысаларында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга үзләренең иҗади эшләрендә кышка карата булган мөнәсәбәтләрен чагылдырырга тәкъдим иттеләр. Барлык катнашучылар да конкурс таләпләрен төгәл үтәделәр һәм кышкы матурлыкны, бу чорның кәефен дә үз рәсемнәрендә чагылдырдылар. Әлеге конкурс сәнгатьчә фикерләүне үстерүгә, балаларда иҗатка һәм матурлыкка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Барлык эшләр дә призлы урынга лаек иде.