Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

“Мин – әдәби марафончы”

Атна дәвамында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре әдәби марафонда актив катнашкан китап укучылары өчен “Мин – әдәби марафончы” дигән бүләкләү акциясен үткәрде. Марафонда катнашучылар укыган китаплары, шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар, үзләренә ошаган китапларны бер-берсенә тәкъдим иттеләр. Киләчәктә дә   марафоннарда актив катнашырбыз дигән теләктә калабыз.