Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Балалар иртәсе "Әңгәмәне Яз алып бара!"

17 апрель көнне Бәркәтә авыл китапханәсе "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балаларны кунакка чакырды. Аларны матур итеп, яз рухын кертеп бизәлгән балалар почмагы, рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәсе каршы алды."Әңгәмәне яз алып бара" исеме астында әзерләнгән балалар иртәсен китапханәче матур шигырь юллары белән башлап җибәрде. Аңа кошлар, җәнлекләр, тамчылар турындагы шигырьләре белән балалар үзләре, тәрбияче апалары кушылып китте. Яз көне табигатьтәге үзгәрешләр, ел фасыллары, язның өч гүзәл ае турындагы табышмаклар, кошлар тормышын кертеп сынамышлар, әйтемнәр берсе дә төшеп калмады. Иң кызыгы бергәләп, физик күнегүләрне кертеп яз турында җырлар башкару булгандыр. Чөнки "хәрәкәттә - бәрәкәт" - ди безнең халык. Ә балаларга уен гына булсын. Әле тәмле конфетлар да эләкте үзләренә. Кыскасы, 45 минут вакыт сизелми дә үтеп китте, күпме яңа мәгълүмат та алырга өлгердек, кызыклы китаплар белән дә таныштык.