Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китапханә турында

Утызынчы еллар башында ук Бәркәтә авылында избач (избачитальня) эшләп килгән. Халкының күплеге (3 меңнән артык), йорт – җирләренең төзеклеге белән районда (ул вакытта Беренче май районы) да дан тота иде Бәркәтә авылы. Аны шаяртып “икенче Кытай” дип әйтәләр иде. Халык рухи азыкка сусаган еллар булганга, кунак йортында урнашкан изба – читальняга халык күпләп агылды. Аларны сугышка хәтле Шамгунов Хамәтдин абый каршы алса, сугыштан соң инде Нуртдинов Назыйм, Лотфуллин Гата, Нургатин Хафиз абыйлар каршы алды. Соңрак Лотфуллин Хайрулла абый үзе клуб мөдире дә, үзе китапханәче (избач мөдире) дә булып эшләде. Берничә кешене генә сыйдырышлы избач меңләгән авыл кешесенең ихтыяҗын канәгатҗләндерә алмый иде шул. Шуңа 1951 елның май аенда авылда элеккеге урта мәчет урынында клуб белән китапханә ачыла. Китапханәче итеп шушы авылга зоотехник булып эшкә килгән Гаилә Садертдин кызы Закированы билгелиләр. Гаилә апа Хәйрулла абыйдан 450 китап кабул итеп ала. Китапханә ачылу ул елларның караңгы авыл кешеләре өчен зур шатлык була. Яше – карты китапханә карарга, укый белгәннәре китап алырга агыла. Ә Казан китап нәшриятыннан посылка белән бик күп китаплар кайта. Җирле җитәкчеләр китап өчен берни кызганмыйлар. Кыска гына вакыт эчендә төрле эчтәлектәге меңәрләгән данә китаплар халыкка хезмәт итә башлый. Китапханәнең 2 меңнән артык китап укучысы җыела. Түбәгә элеп куелган керосин лампасы яктысында авыл халкы йотылып китап укый. Яшь активистлар: Ильяс Шәйхиев, Җәлил Ганиев, Минхамәт Минхаеров, Имам Мусиннар Гаилә апага ярдәм итәләр. А.Бубеновның “Ак каен” романы буенча беренче китап укучылар конференциясе аерым бәйрәмгә әйләнә. Сугыш арты еллары булганга сугыш турындагы бу роман халыкны үткәннәргә алып кайта. Күз яшьләре аша Рауф Садыйков, Әхтәм Гатин, Мәҗит Сарыймовларның китап буенча сөйләгәннәрен тыңлыйлар. Соңыннан авыл яшьләре М.Фәйзинең “Тун ачуы” комедиясен сәхнәгә куя.

1963 елда колхозчылар көче белән үзебезнең таудан чыгарыла торган таштан зур, биек итеп, методик бүлмәләр, киң сәхнә белән, меңнән артык кешене сыйдырырлык яңа клуб салына. (Хәзер мәдәният йорты дибез.) Яңа китапханә дә шунда урнаша.

Районда беренче тапкыр Сөлге җыю бәйрәме дә Бәркәтәдә уздырыла. Ул да тарихка кереп кала. Күрше Чумачка, Баграж авылларын филиаллар итеп беркетәләр. Анда эшләүчеләр 100 – 150шәр данә китап алып китәләр. Бу елларда китап саны 15 меңгә җитә.

1968 – 69 елларда Гаилә апаны авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Аның урынында Вәсика Галиәкбәрова (Шәймарданова) эшләп тора.

 Гаилә апа үз урынына кайткач, 1969 елның 1 ноябреннән Наҗия Мортазина аның янына эшкә урнаша. Китапханәдә балалар бүлеге ачыла. Төрле чаралар: “Кырлар чакыра”, Совет Армиясе көне, 8 март бәйрәме, язучыларга карата кичәләр уздырыла башлый. Монда Мәдинә Гатина, Рәйсә Минханова, Фидания Мортазина, Рәйсә Шамгунова, Зәрига Сафина, Минсорур Сонгатуллина, Вәсика Галиәкбәровалар башлап йөри.

1970 елларда китапханәләрне үзәкләштерү башлана. Китап кайту, тузган китапларны акт төзеп юкка чыгару кебек эшләр үзәк район китапханәсе аша башкарыла башлый. Агач киштәләр тимергә, агач скамейкалар йомшак урындыкларга алыштырыла. Мич ягып җылыту системасы бетерелә, җылылык торбалар аша электр ярдәмендә килә. Сыер, сарык, дуңгыз фермаларында, янгын сүндерү пунктында күчмә китапханәләр оеша.

Гаилә апа лаеклы ялга киткәнче 1981 елның августына кадәр Наҗия белән эшлиләр. Матур – матур радиогазеталар, “Авыл таңнары” стенагазеталары чыгаралар. Диплом, Почёт грамоталарына лаек булалар.

Наҗия мөдир буларак Гаилә ападан 5439 китап кабул итеп ала. Балалар бүлегенә Фәридә Гафурова урнаша. Ә 1983 елның 2 сентябреннән Фәридә эштән китү сәбәпле, Әлфия Фәрхетдинова (Сөләйманова) аның урынына эшкә керә. 1985 елда Наҗиянең сәламәтлеге начараю сәбәпле мөдирлек эшен Әлфиягә йөклиләр. Бу елларда китапханәдә төрле клублар эшләп килә. Балалар белән эшләү почмагы яңа төр эшләү методы буларак Казанга хәтле барып җитте. Бу елларда 8152 китап һәм 1192 китап укучы бар иде. 1988 елда Наҗия үлеп китте. Аның урынында Фәридә Искәндәрова, Фәридә Хәертдиновалар эшләп алды. Китап саны 10 меңгә җитте. 1994 елдан зурлар белән балалар бүлекләре берләштерелде һәм Әлфия Сөләйманова берүзе эшли.

Бүген китапханә бай тарихлы, эш өчен кирәкле бөтен әсбаплары булган, видео, аудио материаллар, компьютерлар белән тәэмин ителгән информацион үзәк. Төрледән-төрле альбомнар, презентация материаллары аша үткәнне, бүгенгене күреп була. 2015 елга китап фонды 10760, 18 төрдәге газета – журнал алабыз. Мәктәптә, балалар бакчасында, янгын сундерү пунктында күчмә китапханәләребез бар. Дини китаплар белән беррәттән дөньяви китапларны һәрдаим укып баручы гаиләләребез бик күп.

Безнең бүләкләребез:

ТАССР Культура министрлыгыннан диплом “Библиотека отличной работы”.

Район культура бүлегенең Почет грамотасы.

1989 елның эш нәтиҗәләре буенча 3 урынны яулаган өчен Почёт грамотасы

2000 ел эш нәтиҗәләре өчен Утыз Имәни исемендәге район премиясе.

Балалар белән эшләүдә  иң яхшы язма конкурсы нәтиҗәләре буенча республика балалар китапханәсенең рәхмәт хаты.

Китапханә эше үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы культура министрының Почет грамотасы

“Бердәм Россия” партиясенең Рәхмәт хаты.

“Тукайда кунакта” балалар курчак театры смотр – конкурсында катнашкан өчен Грамота.

 Универсиадага багышланган “Театр, где читают и играют в куклы” республика курчак театрлары бәйгесендә катнашып беренче урынны алган өчен Генеральный директор АНО ның Рәхмәт хаты һәм Республика балалар китапханәсенең  Дипломы.

Чирмешән район культура бүлегенең Рәхмәт хаты.

Район культурасы өлкәсендә керткән зур өлеше өчен һәм 50 яшьлек юбилее хөрмәтенә  культура бүлегенең Котлау хаты.

Бәркәтә  авылының социаль – мәдәни өлкәсенә керткән зур өлеше өчен авыл җирле үзидарәсенең Рәхмәт хаты.

2013 ел нәтиҗәләре буенча республиканың “Библиотека отличной работы” исеменә лаек булдым һәм 100 мең премия белән бүләкләндек.

Хезмәт күрсәтү:

Бөтен ярдәмне дә күрсәтү мөмкинлегебез бар: документларны ксерокопияләү, скайнер аша чыгару, интернет ярдәме, презентацияләр, сценариеләр төзү, слайдлар, видеороликлар әзерләү, реферат материаллары әзерләүдә булышу, төрле тантаналарга чаралар уздыру, бәйрәмнәр ясау. Чөнки “Ахирәт”, “Гаилә” клублары, “Сөенче” балалар курчак театрыбыз гөрләп эшләп килә. Пьесаларны үзебез язабыз, барып, балалар бәйрәмнәрендә күрсәтү мөмкин. Инвалидларга, йөрергә мөмкинлеге булмаган пенсионерларга өйләренә барып хезмәт күрсәтәбез, китап илтүчеләр аша китаплар белән таныштырабыз.