Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Мәсәлчеләр бәйгесе "Мәсәл остасы - Иван Крылов" (И.А.Крыловның 250 еллыгына)

Бөек рус язучысы, мәсәлләр  остасы Иван Андреевич Крыловның тууына 250 ел. Шулкадәр вакыт узуга да карамастан актуаллеген югалтмаган ул язган мәсәлләр. Хәзерге заманда да яратып укыла, әхлак һәм тәрбияви яктан кешеләргә ярдәм итә. Мәсәлләре белән балалар күңеленә дә юл таба белгән әлеге олуг классик. Бәркәтә авыл китапханәсе дә аның иҗаты, тормыш юлы белән һәрдаим укучыларын таныштырып тора, төрле кызыклы чаралар уздыра. Хәзер дә 7 сыйныф укучылары арасында мәсәлчеләр бәйгесе игълан итте. "Мәсәл остасы - Иван Крылов" исеме астында китап киштәсе, Крыловның кызыклы хәлләргә юлыккан фактларны тасвирлап презентация дә ясалды.Укучылар язучының мәсәлләрен сәнгатьле итеп укырга һәм язучы ни әйтергә теләгәнен - ягъни гыйбрәтле нәтиҗә ясарга тиеш булдылар. Балалар тарафыннан 19 мәсәл укылды, бик кызыклы нәтиҗәләр дә ясалды.Алдынгы урыннарны кемгә бирүне дә балалар үзләре хәл итте. Әлбәттә инде тәмле бүләкләр дә тапшырылды.