Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китапларга күзәтү "Без әле кайтырбыз!" (Язучы Роза Хафизованың 90 еллыгына)

6 февральдә танылган балалар язучысы Роза Хафизованың 90 еллыгын билгеләп үттек. Бәркәтә авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучыларын кабат кунакка чакырды. "Без әле кайтырбыз! дип исемләнгән китап киштәсе, анда куелган китапларга күзәтү уздыру, балаларның язучы турындагы белемнәрен тикшерү, аларның җавапларын тулыландырып Роза Хафизованың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу укучыларга бик ошады. Аның кечкенәләр өчен язылган "Актәпи" китабының эчтәлеген сөйләгәч, тагын да җанланып киттеләр, чөнки балалар этләр, мәчеләрне бик яраталар. Бу китаптагы Актәпи язмышы да аларны битараф калдырмады.Бигрәк тә әкият итеп язылуы һәм яхшылык белән явызлык көрәшендә яхшылыкның җиңеп чыгуы өчен шатландылар.