Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык сәгате«Алар минем авылымны данладылар!» (Авылымның данын күтәрүдә көч куйган авылдашлар турында)

16 январь көнне Бәркәтә авыл китапханәсендә пенсионер әбиләр («Ахирәтләр» түгәрәге членнары белән) «Алар минем авылымны данладылар!» исемле батырлык сәгате уздырдык. Хәрби хезмәттәге авылдашлар тормышын яктырткан «Алар авылыбыз горурлыгы!» исемле презентация күрсәтелде. Озак еллардан бирле җыеп барылган газета – журнал битләрендә басылып чыккан авылдашлар турында әңгәмә – фикер алышу булды. Чәй һәм бәлеш табыны артында  әбиләрнең яңа табадан төшкән шигырьләрен һәм башка язмаларын да тыңладык. «Ахирәтләр» бик канәгать булып таралыштылар.