Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Түгәрәк эшчәнлеге "Ак калфак" "Бәйлә чиккән алъяпкычың, нечкә билең күренсен!" (Кул эше)

Бәркәтә авыл китапханәсенә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче ханымнар бу юлы  үзләре өчен матур итеп алүяпкыч тегеп, аны чигеп карарга уйладылар. Китапханәче "Бәйлә чиккән алъяпкычың, нечкә билең күренсен" исемле презентация аша татар хатын - кызларының алъяпкыч үрнәкләре белән таныштырды.. Мини - музейда сакланган, татар халкының тормыш - көнкүрешен чагылдырган альбомнан төрле борынгы алъяпкыч фасоннары, аларны бизәү - чигү үрнәкләрен, кул эшенә кагылышлы китапларны, журналларны тәгъдим итте. Соңыннан үзләренә ошаган фасонны сайлап алып алъяпкычларны кисеп тә куйдылар. Күңелләренә хуш килгән бизәкләрне дә төшерделәр.